• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Бүген безнең авылда матур чара узды

23 марта 2026

Бүген безнең авылда матур бер гадәткә әверелгән чара узды. «Гимазов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ринат Вадим улы гаиләсе белән Яшерган авыл мәдәният йортында мул табынлы бәйрәм чәе әзерләде. Өстәлләр тәмле ризыклардан сыгылып торды.

Чәй табыны Назыйм хәзрәтнең догасы белән ачылды. Ринат Вадим улының әнисе Рәфилә Әхәт кызы һәр кунакны якты йөз белән каршы алып, сый тулы өстәлдәге ризыклардан авыз итәргә чакырды..

Инде бишенче ел рәттән 100гә якын кешене мул табын белән сыйлаган Ринат Вадим улына, тормыш иптәше Ильнарага, әти-әнисенә, әби-бабасына һәр килгән кеше изге теләкләрен җиткерде.

Рәхмәт сезгә, Ринат Вадим улы! Һәр эшегез уңышлы булсын.
Бердәмлектә — көч!