Салют Победы в Турмаево
7 мая 2025
САЛЮТ ПОБЕДЫ / Турмай
Районыбызда 3 апрельдән “Җиңү салюты” исемле хәрби патриотик иҗади -хәйрия фестивале старт алды.
Бу фестиваль безнең авыл биләмәсендә 22 апрельдә, Гөлем авылының үзэшмәкәр артистлары белән берлектә үтте. Чыгышыбызны “Җиңү язы” исемле театрлаштырылган тамаша белән ачып җибәрдек. 5 яшьлек Эллария Атангулова «Горевала на крылечке мать» шигыре белән тамашачыны хайран калдырды. Яуда ятып калганнарны искә алып «Яраннар чәчәк аткан» җыры башкарылды. Роза Гареева башкаруында «От героев былых времён» җыры акапельно бик оста башкарылды. Укучыларның катнашуы да бәйрәмгә ямь өстәде. Әмир Абдуллин һәм Соня Армянинова башкарган вальс, кечкенә кызыбыз-Эллария Атангулова башкарган «Катюша» биюләре, Оксана Назарова сөйләгән «Петроградское небо мутилось дождём»шигырьләре тамашачыларның күңеленә хуш килде. Сугыштан соңгы елларда юлларны төзекләндерү буенча «Юллар, юллар» тамашасын һәм «Комсомоллар-яшь йөрәкләр» диеп аталган күренешләрне артисларыбыз бик оста күрсәтә алдылар. Шулай ук туган якка арналган җырларыбызны Айсылу Курманева, Альбина Ивановалар башкардылар.
МХО бүлегенә арналган бүлекне авылыбызның «Хәтирәкәй» ансамбле «Һәр көнне керәсең төшемә» җыры белән ачып җибәрде. Аннан авылыбызның шагыйрә язучысы Эльвира Батырова үзенең язган шигырьләре белән дәвам итте. Шулай ук Әлия Назарова башкаруында «Исэн генә кайтыгыз», Хәтирәкәй ансамбле башкаруында» Җиңеп кайтыгыз», Абдуллиналар башкаруында дуэт»Солдат моңы» җырлары бик оста башкарылды. Фестивальнең азагында Рәсәй махсус хәрби операция символы – чебурашканы Яңгырчы авыл хакимияте башлыгы Дамир Зинур улы район оешмаларына уңышлар теләп тапшырды .
Чыгышыбыз хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә арналган «Дай ему сил» җыры белән тәмамланды.Бу хәйрия концерт – фестивален үткәрешүдә ярдәм иткән барлыҡ кешеләргә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы хәйрия концертыбыз җиңү таңын якынайтуга бер этәргеч – ярдәм булыр дигән якты өметтә калабыз.

