«Чишмә бәйрәме»
Куганакбаш авылының Кече чишмәсе җыр-моң сөючеләрне үз янына җыйды. Табигать кочагында узган «Чишмә бәйрәме» авыл халкы һәм кунаклар өчен истәлекле вакыйгага әверелде.
Чишмә — табигатьнең иң кадерле бүләкләренең берсе. Ул саф суы белән кешеләргә яшәү көче бирә, тирә-юньне матурлый. Чишмәләрне саклау, чиста тоту һәм киләчәк буыннарга тапшыру — һәркемнең изге бурычы. Шуңа күрә авылыбызда үткәрелгән «Чишмә бәйрәме» табигатькә мәхәббәтне, туган якка хөрмәтне һәм бердәмлек рухын чагылдырган күркәм чара булды. Кече чишмә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа ничә яшь, аны кем ачкан- билгесез. Тик шунысын әйтә алабыз: үзенә яңа гомер биргән Курбангалиев Гафур Мөхаммәтвәли улына рәхмәтен әйтеп, ул бик күп еллар Куганакбаш халкын саф суы белән сыйлап, җырлый – җырлый агар.
Бәйрәмебезне авылыбызның имам хатибы Ильшат Яхин башлап җибәрде. Менә шаулап-гөрләп чишмәгә килүче авылыбызның уңган кызлары да күренде. Алар “Таң суы алу” йоласы фольклор күренеше белән бәйрәмебезне дәвам итте. Бәйрәм күңелле уеннар, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Авылыбызга кунакка кайтучылар да бар иде. Алар да бәйрәмгә “күчтәнәч” белән кайтканнар. Аларның чыгышларын авыл халкы бик яратып тыңлады. Бәйрәмгә килгән һәр кешене кайнар чәй, бәйрәм коймагы һәм пылау белән сыйладык. Бәйрәмебезнең төп кунаклары авылдашларыбыз Фәрит Искандаров һәм Зөбәрҗәт Ягафарова кичәбезне тагы да ямьләндереп җибәрде. Шушы чарада катнашучыларга һәм мадти яктан ярдәм итүче спонсорлар – Ишмияров Марат Хафиз улына, Искандаров Фәрит Габделхәй улына һәм авылыбызның эшкуарлары Бикмухаметова Тамара Тимергали кызына, Давлетшина Гөлсинә Мирзадам кызына, Галиев Хантимер Тимерхан улына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.