• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Сөрән салу

26 июня 2025

25 июньдә Яңгырчы мәдәният йорты эшчәннәре авылдашларны бәйрәмгә чакыру нияте белән «Сөрән салу» йоласы үткәрде. Милли киемнәрдә, күңелле җырлар белән үтеп, бәйрәмгә чакырып, бүләкләр җыеп йөреде. Кичке авыл җыр-моң, гармун тавышына күмелде. Авыл халкы дәррәү катнашып, җырлап- биеп матур итеп бизәлгән арбалы машина һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны каршы алды.
Бүгенге чара-борынгыдан калган йолаларны тергезү — ата бабаларыбызны, үткән тарихыбызны, татар-башкорт халкына гына һас булган иң матур гадәтләрне исләү, хөрмәт итү. Ә кече буын өчен иленә, туган теленә, тарихка кызыксыну, ихтирам тәрбияләү булып тора. Кешелеклек, киң күңел, кунакчыллык, бер береңә ярдәм итү-халкыбызның онытылып барган гадәтенә әйләнеп бара. Үткәннәрне, үз тарихын белгән кешенең генә киләчәге бар!
Шушы сыйфатларга ия булсаң гына үз илеңне яратып, чын патриот була аласың!