• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Нәүрүз…

22 марта 2025

 Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз — борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
«Нәүрүз» сүзе фарсы-таҗик телендә «Яңа көн» дигән мәгънәне аңлата.
21 нче март көнне Куганакбаш авыл мәдәният йортында шаулап — гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Нәүрүзбикә килде. Алар белән бергә бәйрәмгә килүчеләр төрле бәйгеләрдә ярышып, халык уеннарын уйнап куңел ачты. Туган яктан кышның бергенә дә китәсе килмәсәдә, Кыш Бабай Нәүрүзбикәгә юл бирде. Тамашачылар күңелле итеп жырлап — биеп, тәмле кайнар самавыр чәйләре эчеп таралышты. Бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.