Бауырһаҡ Фест
17 сентября 2024
13 нче сентябрь көнне Стәрлебаш районы кунак җыйды, ел саен үткәрелеп килгән «Бауырһаҡ Фест» республика фольклор һәм һөнәрчелек фестивале үтте. Быел бу фестиваль биш еллык юбилеен билгеләде. Фестивальда Стәрлебаш командаларыннан тыш, якын – тирәдәге Көергәзе, Миякә, Стәрлетамак, Федоровка районнары, шулай ук ерактан Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары командалары катнашты.
Куганакбаш авылы клубы да читтә калмады бу республика фестиваленнән. Быел Тәтербаш, Турмай, Яңгырчы, Гөлем, Куганакбаш авыллары берләшеп Чуаш, башкорт, татар милли ризыкларыннан торган һәм чуаш халык көнкүрешен чагылдырган күргәзмәдә катнаштык.
Бу фестивальнең юбилейлары дәвамлы, күгебез тыныч булсын.
