• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Гомер көзләренә кергәндә

3 октября 2026

Куганакбаш авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган «Гомер көзләренә кергәндә” дип исемләнгән кичә узды. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны авылыбызның авыл хакимияте башлыгы Галиев Ш.Ш., авыл хуҗалыгы рәисе Ю.Ю.Синагулов, ветераннар советы рәисе В.Һ.Ягафаров котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе бик җылы һәм эчкерсез атмосферада үтте. Мондый җылы очрашулар безнең олыларыбызны берләштерә, аларга үзләренең кирәклеген һәм кадерле икәнлекләрен раслый. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы — өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур бүләкләрнең берсе иде, бәйрәм колхоз тарафыннан әзерләнгән чәй табыны янында тәмамланды. Өлкәннәребезнең күңел көрлеген, тою безнең өчен икеләтә бәйрәм ул. Кадерле өлкәннәребез исән — сау булсыннар, кадер — хөрмәттә яшәсеннәр, безнең белән бергә алда бик күп бәйрәмнәрне каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.