Бәрдәшле буена «Саумысыз авылдашлар» бәйрәменә чакырабыз
19 июня 2026
Хөрмэтле авылдашлар һәм авылыбыз кунаклары!!!
Сезне 21 июнь сәг. 11.00 дэ Бәрдәшле буена «Саумысыз авылдашлар» бәйрәменә чакырабыз.
Программада:
1. Кунаклар каршылау.
2. Мемориаль комплекста чәчкәләр салу тантанасы . Сугыш елларында һәлак булганнар хөрмәтенә «Хәтер шәме» акцясе .
3. Бәйрәмне ачу тантанасы.
4. Авылыбыз осталарының кул эшләреннән күргәзмә.
5. Авылның тарихын искә төшерү.
6. Хәлкәй авыл биләмәсе башлыгы чыгышы.
7. Чакрылган кунакларның сәләмләү сүзе .
8. Авыл мәдәният йортының үзешчәннәре чыгышы.
9. Чакырылган кунак Гүзәл Әхмәтова чыгышы.
10. Халык уеннары.
11. Дискотека.
Бәйрәмдә пылау әзерләнәчәк,төрле ассортиментлар белән магазиннар эшлиячәк , шулай ук төрле итләрдән шашлык тәкъдим ителәчәк.
Рәхим итеп килегез!!!
Рәхәтләнеп ял итегез!!! Үзегез белән яхшы кәеф алып килегез!!!
