Главная / Филиалы / Амировский сельский дом культуры / Әмир мәдәният йорты кунаклар каршылады Әмир мәдәният йорты кунаклар каршылады 27 апреля 2026 Ике атна рәттән Әмир мәдәният йорты кунаклар каршылады. «Язгы моңнар » исемле концерт программасы белэн Айдәрәле һәм Табылды мәдәният йорты үзешчән артистлар чыгыш ясады. Моңлы җырлары, дэртле биюләре белэн Әмирлеләрнең һәм Хәлкәй авылыннан килгән тамашачыларның күңелен яуладылар. Айдәрәле һәм Табылды мәдәният йорты хезмәткәрләренә шундый зур ,матур концерт оештырганнары өчен зур рәхмәт җиткерәсе килә. Киләчәктә барлык үзэшчән артисларга исәнлекләр, гаилә бәхете телибез. Иҗади уңышлар сезгә!!!