Орчык бэйрэме
17 февраля 2026
Буген Әмир авыл клубында «Орчык бэйрэме» дигән фольклор кичэ уткэрдек. Халкыбызның милли гореф — гадәтләрен искэ тошерергэ дип авылыбызның апа — эбилэрен кичэгэ чакырдык.Алар орчыкны тоту, эрлэу ысулларын курсэттелэр.Сарык хэм кэҗэлэрнең өстен алганнан соң орчык белән йон, мамык эрлэгэннэр.Аннары оекбаш , мамык шэл һэм башка күп төрле эйберләр һәм киемнәр бәйләгәннәр. Кич утыру барышында күп кызыклы хәлләр турында сөйләштеләр , борынгы уеннарны искэ төшереп, уйнап , жырлап, биеп тэ алдылар.
Борынгы йолаларны өйрәнергә, сакларга, киләсе буынга комарткы итеп калдырыга кирәк.
Безнең кичәбез бик күңелле һэм кызыклы булды.
