Йомагуҗа авылында яшәүчеләрне ел саен котлау традициягә әверелде
27 декабря 2025
. Авыл халкы безнең киләсен алдан ук белде һәм көн бик суык булуга карамастан бәйрәмгә җыелды. Бәйрәм урамда үтте. Аны Куганакбаш авылы хатын — кызлар ансамбле ачты. Кыш бабай һәм Карсылу җыелучыларны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаиләләренә иминлек теләделәр. Алар уеннар һәм конкурслар үткәрде, иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Уеннар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барган чара сизелми дә үтеп китте. Бәйрәмдә катнашкан барлык һәвәскәрләргә, Йомагуҗа авылы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа елда сезгә исәнлек, зур уңышлар юлдаш булсын!
