• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Нәрүз котлы булсын

24 марта 2025

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!Бүген авылыбызда Нәүрүз бәйрәме үтте. Кышны озатып, язны каршы алдык. Нәүрүзбикә үзенең изге теләкләрен теләп, күчтәнәчләрен өләште. Хәтирәкәйләребез белән җырлап, биеп, күңел ачты. Килгән кунакларыбыз балалар белән төрле милли уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Бәйрәм чәй табыны белән дәвам итте. Кунакларны тәмле, милли ризыклар көтә иде. Алар изге теләкләрен теләп, канәгатьләнеп калдылар.Барсынада рәхмәтебезне белдерәбез. Нәрүз котлы булсын!