Ягез әле,ханымнар
10 марта 2025
8 март көнне Яшерган мәдәният йортында «Ягез әле,ханымнар» бәйге- күнел ачу кичәсе үтте.Бәйгедә 3 команда катнашты: Түбәнге Ибрай авылыннан «Ибрай йолдызлары», Яшерган һәм Айтуганнан «Күгәрчен» һәм мәктәптән «Дуслык»командалары. Ханымнар үзләренен бар яктан да осталыкларын тагын бер мәртәбә сәхнәдә дәлилләделәр.Алар кадак какты,такта кисте,су ташыды,ук атты,күз бәйләп: бәрәнге җыйнады,өстәлдән коймак әйләндергеч белән акча җыйнады. Артистлыктада сынатмады ханымнарыбыз:матур скетчлар күрсәттеләр,җырладылар һәм биеделәр.Һәр катнашучыларыбыз алдында,безнен үтенечебезне кире какмыйча шушы чарада катнашып,авылдашларыбызга матур бәйрәм чарасы оештырырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтләребезне җиткереп,түбәнчелек белән баш иябез.Шулай ук бәйрәм үткәрүгә акчалата ярдәм иткән: Шайхулов Венер Нәркис улына,Галиев Ришат Назыйм улына,район мәдәният йортына, Валиахметова Энҗе Ринат кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
