С 8 марта
10 марта 2025
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, барчагызны да иң күркәм тантаналар ның берсе, халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
8 мартта авыл клубында шушы бәйрәмгә багышланган бик матур чара узды. Бәйрәмне Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Дамир Кунафин ачып җибәрде. Үзэшмәкәр артисларыбыз кызыклы миниатюралар, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән тамашачыларыбызның күңелен күрде.Талантлы авылдашларыбызның дәртләре сүнмәсен — сүрелмәсен, киләчәктә дә аяз күк астында очрашып торырга язсын. Артисларыбызга һәм тамашачыларыбызга бик зур рәхмәтлебез!
