• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Каз өмәсе

15 ноября 2024

#Трезвоесело2024
#Айыҡауыл2024
#ТурмаевскийСК
#Стерлибашевскийрайон #Годсемьи
#Казөмәсе
Татар халык гөреф-гадәтләренең берсе — Каз өмәсе. «Каз өмәсе » -Кешеләрне берләштерә дуслаштыра торган матур йола. Халык җырлары җырлана,өмә көлке белән үтә. Башыннан ахырына кадәр эшләнгән йолалар бәйрәмне тагын да бизи. Яши икән әле халык, яши икән гөреф-гадәт, йолалар. Авыл халкы кош-корт үстереп,мал-туар асрап ,гөмер кичерә. Безнең Турмай авылында да бердәм тату Абдуллинар гайлэсендэ гөрләп Каз өмәсе йоласы үтте. Аларның гаиләсендә туганнарын, балаларын, дус-ишләрен җыеп, ел да Каз өмәсенэ җыелу йоласы гөреф-гадәткэ керде. Каз суюның да үзенең тәртибе бар. Мәсәлән: каз суючы тешен кысып суймасын өчен, хатын-кыз кырларында сөйләндереп торырга тиеш. Шунда гына казның мамыгы да йомшак йолкына, ите дә тәмле була. Каз канатын кискән чакта , санап килсәләр, ул 12 каурый булырга тиеш. Каз канатының файдасы бихисап. Каз канаты белән электән коймак майлаганнар, идән себерергә дә бик җайлы, пичләрне дә канат белән агартканнар. Каз бик тә хикмәтле кош. Татар, башкорт халкының кунакка барганда иң зур күчтәнәче -Каз булган. Хәзер дә туйларда яшьләрне зурлап ,изге теләкләр ,пар булып яшәүләрен теләп ,пар каз чыгаралар. Ә килен булган кызга казның каурыйларын суерып, түш мамыгыннан гына пар мендәр ясап алып киләләр. Казларны йолкып бетергәннән соң, уңган апаларыбыз эчен ачып маен алалар, ә хуҗабикә тәмле итеп кабарып пешкән коймагын каз мае белән майлап ,чәй табыны әзерли. Вак-төяк эшләрне бетергәннән соң ,казларны көянтәләргә асып, җырлый-җырлый, юарга су буена төшәләр. Казлар киләсе елга тагын да күбрәк булсын өчен, бала-чага каз йоннарын алдан очырып бара. Аннары балалар да безнең гөреф-гадәтләрне онытмаска тиеш. Менә шулай каз өмәсен татарда үткәргәннәр. Ә яшь кызлар күңел биреп ,бу эшкә өйрәнгәннәр.
Изге йола ,изге бәйрәм
ел саен кабатлансын.
Һәрбер кеше бу бәйрәмдә
Чын күңелдән шатлансын!