• Контакты
БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ РАЙОН
МӘҘӘНИӘТ ЙОРТО
РАЙОННЫЙ ДОМ КУЛЬТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА СТЕРЛИБАШЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

В Турмаево открыли мечеть

1 июля 2024

Авылларда яңа мәчетләр салынуы халыкның соңгы елларда әхләки тәрбиягә әһәмият биреп ,иманга,дингә тартылуы ыңгай күренеш.Озак кына көткәннән соң,ниһәят безнең Турмай авылы да мәчетле булды.29 нчы июнь көнне авыл халкы зур шатлык кичерде.Күңелләребезгә кот,бәрәкәт  бирүче иман йортын  ачу тантанасы булып үтте.Турмай халкының шатлыгын уртаклашырга Стәрлебаш район Советы Секретаре Айгөл Рим кызы Мусакаева,Рәсәй мөселманнары үзәк Диниә Назараты вәкиле,мөфтий урын басары Вильдан хәзрәт Акчурин,Салават каласы,”Иман нуры”мәчете Вахит имам,Районыбызның мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт , Яңгырчы авыл мәчете имамы Идрис хаҗи,

Яңгырчы авыл биләмәсе хакимият башлыгы Дамир Зинур улы Кунафин һәм авылыбыздан чыккан башка абруйлы кунаклар килде.

Тантананы Зөфәр хәзрәт дога укып башлап җибәрде. Киләчәгебезне дәвам итүче яшь буын сүзне дәвам итеп“Фатиха,Колһуаллаһ” сүрәләрен укып ишеттерделәр.Артабан район Советы секретаре Айгөл Рим кызы Мусакаева һәм килгән кунаклар авыл халкының шатлыгын уртаклашып,изге теләкләр теләп, мәчетне төзүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырып үттеләр.Район татар хатын-кызлары”Ак калфак”оешмасы һәм авылыбызның “Хәтирәкәй”ансамбле дә буш кул килмәде.Алар мөнәҗәтләр көйләп,чарага ямь өстәделәр.

Менә дулкынландыргыч мәл җитә.Тасма киселеп ,тантанада катнашучылар мәчет эченә үтә.Күптән көткән Азан тавышы авылга ямь өсти.Иман йорты ачылу халык өчен чын мәгәнәдә зур бәйрәмгә әверелде.Урамда өстәлләр корып,барлык килгән халыклар тәмле пылау ,татлы ризык һәм баллы чәй белән сыйландылар.

Мәчет ачу халыкны,бигерәктә яшьләрне тәүфиклы,иманлы итеп тәрбияләргә зур өлеш кертә.Иман йорты тарихи комарткы гына  булып калмасын,бар халыкны үзенә җәлеп итеп,чакырып ,нур чәчеп,балкып торыр диеп ышанасы килә.

Шушы изге эштә катнашкан бөтен мөселман кардәшләребезгә Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре җитсен,гайләгезгә именлек,дөнялар тыныч булсын.Киләчәктә бергә-бергә динебезне күтәреп эшләргә насыйп булсын,бергә һәм бердәм булыйк дигән теләктә калабыз.